Татарстан Республикасына эш визиты белән җәзаларны үтәү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев килде. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек мәсьәләләре, Казанда 1000 урынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзү, шулай ук хөкем ителгәннәрнең хезмәткә яраклашуы һәм Республиканың төзәтү үзәкләре челтәрен киңәйтү белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Визит кысаларында ФСИН директоры Казан шәһәрендә яңа тикшерү изоляторы төзелеше барышы белән дә танышты. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, заказчы һәм төзүче вәкилләре озатуында Аркадий Гостев төзелеш мәйданчыкларын карады.
Биналарның гомуми мәйданы 50,5 мең кв. метр тәшкил итә. Бүгенге көндә объектларда гомуми төзелеш эшләре алып барыла.