Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы - 2023» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте.
«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы 2000 елдан бирле үткәрелә. Ул социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча Россия оешмаларының иң яхшы практикаларын ачыклауга һәм таратуга ярдәм итә.
Конкурс номинацияләре, аны үткәрү тәртибе, методик киңәшләр, номинацияләр буенча тутыру формалары Россия Хезмәт министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.