Иң яхшы төзелеш оешмасын билгеләү XXVII Бөтенроссия конкурсы ачылды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Иң яхшы төзелеш оешмасы, төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе предприятиесе өчен XXVII Бөтенроссия конкурсын һәм төзелеш комплексының шундый ук профилендәге иң яхшы проект, эзләнү  XIX Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә әзерлек башланды.

Конкурсны Россия төзүчеләр берлеге, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия төзүчеләр профсоюзы оештыра.

Чара төзелеш комплексының иң нәтиҗәле оешмаларын һәм предприятиеләрен билгеләүгә, аларны җәмәгатьчелек тарафыннан тануга, алдынгы тәҗрибәне пропагандалауга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен 1 апрельдән электрон теркәлү узарга кирәк. Материалларны тапшыру вакыты 2023 елның 1 апреленнән 10 июленә кадәр. Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International