Казан елга порты янындагы реновация территориясендә 2,5 мең багана салынды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Казан елга порты янындагы 287 гектар территорияне комплекслы реновацияләү нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк беренче йортларның нигезенә 2,5 мең багананы батыру тәмамланды.

Хәзерге вакытта монолит нигез җайланмасы аның конструктив ныклыгын арттыручы махсус гидрофоб өстәмәсен кулланып эшләнә.

Төзүче “СМУ-88” мәгълүматлары буенча, 2031 елга торак кварталда уртача катлы 20 йорт төзү планлаштырыла, алар 10-12 катлы, 17 һәм 21 катлы йортлар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International