Бүген республика Төзелеш министрлыгында семинар-презентация узды, анда гражданлык, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре өчен түбә ябуның заманча технологияләре тәкъдим ителде.
Семинарда Россиянең әйдәп баручы тәэмин итүчеләре, түбә һәм фасад системаларын эшләүчеләр һәм җитештерүчеләр инновацион технологияләр буенча модульле ТрансПак биналарын һәм корылмаларын реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм яңача төзүдә куллану тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Чарада заказчы хезмәтләре, Төзелеш һәм проект оешмалары, идарәче компанияләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары, ТР муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.