ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов торак төзелеше буенча мәгълүмат китерде. Бүгенге көндә еллык план 37% ка үтәлгән - 1 млн.138 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Торак төзелеше өлкәсендә 599 мең кв. метр яки 81 күп фатирлы йорт төзелгән. Коммерцияле төзүчеләр алдынгылар, алар еллык планның 42% ын төгәлләгән. Хосусый торак төзелеше 33% ка үтәлгән: 495 мең кв. м. диярлек тапшырылган.
Социаль ипотека программасы буенча 44 мең кв. метрга 15 йорт төзелгән. Бу еллык планның 28% ы.