Закон чыгару җыелышының Түбән Новгород өлкәсе шәһәр төзелеше үсеше, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Василий Суханов һәм Түбән Новгород өлкәсе шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм агломерацияләрне үстерү министры урынбасары Иван Каргин төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында булдылар.
Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
Очрашу барышында региональ Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге кунакларга Татарстанның төзелеш комплексын тәкъдим итте. Алексей Фролов ведомство һәм заказчы хезмәтләре эшчәнлеге турында сөйләде, шәһәр төзелеше эшчәнлеген региональ норматив-хокукый көйләү үзенчәлекләрен ассызыклады.
Кунаклар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төзелеш буенча дәүләт һәм республика программалары, шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән кызыксынды. Илшат Гыймаев кунакларның мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, шул исәптән авария хәлендәге торактан күчерү механизмы турындагы сорауларына җавап бирде.
Чарада шулай ук ТР торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, Татарстанның киңлек үсеше институты директоры Олег Григорьев, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директорының беренче урынбасары Айрат Надршин, ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, «Татинвестгражданпроект» ДУП баш инженеры Александр Луценко катнашты.