“Мәдәният” илкүләм проекты уңаеннан республикада 4 район музее капиталь ремонтланачак

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру җәһәтеннән Татарстан Республикасының дүрт муниципаль берәмлегендә дүрт туган якны өйрәнү һәм тарихи-этнографик музейга капиталь ремонт һәм ремонт-реставрация эшләре алып барыла.

Эшләр Арчаның “Казан арты” тарихи-этнографик музеенда, Баулы шәһәрендәге туган якны өйрәнү музеенда, Кукмараның туган якны өйрәнү музеенда, шулай ук Яшел Үзән шәһәрендәге музей берләшмәсендә алып барыла.

Шулай ук Кукмара муниципаль районында «Родигиннарның 1870 елгы киез итек фабрикасы» мәдәни мирас объекты реставрацияләнә. Моннан тыш, «Мәдәни мохит» федераль программасы буенча Кукмара муниципаль районында Күкшел, Байлангар һәм Ядегәр авыл мәдәният йортлары капиталь төзекләндерү үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International