Яңа производство “Чистополь” индустриаль парк мәйданында урнаштырылачак

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “МЕТТЭМ” компанияләр төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуында, дивар бүлү панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр  җитештер торган производство комплексы оешмасының инвестицион проекты турында фикер алыштылар. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов катнашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында булды.

“МЕТТЭМ” компаниясе төзелеш базарында 24 ел эшли, бүгенге көндә әлеге компания теркеменә бер ярым дистә инновацион предприятие керә (тулырак - www.mettem.org).

Панельләр  җитештер торган производство комплексы оешмасының инвестицион проектын “Чистополь” индустриаль парк мәйданында тормышка ашыру тәкъдим ителә. Әлеге индустриаль паркта икътисад реаль секторының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын урнаштыру өчен бөтен шартлар да бар.

Проектка кирәк булган инвестицияләрнең күләме 273 млн. сумны тәшкил итә, производство 3 га мәйданда урнашачак, дивар панельләрен җитештерү күләме елына 150 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, проектның чыгымын каплау срогы – 3,5 ел. Әлеге продукцияне торак төзелешендә, фасад койма конструкцияләрендә, биналар реконструкцияләү һәм  реновацияләүдә һәм башка эшләрдә кулланырга мөмкин. Компания, үз продукциясе белән киләсе елның язында ук Татарстан төзелеш базарына чыгар, дип көтелә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, “МЕТТЭМ” компаниясенең Россия төзелеш базарындагы эшчәнлеге турында, тормышка ашкан проектлары турында кыскача сөйләде.

“МЕТТЭМ – Җиңел корыч конструкцияләр” ҖЧҖ генераль директоры Дионис Смирнов, компания тарафыннан, дивар панельләре җиештергәндә кулланыла торган технологияләр, җылытуда кулланылган вариантлар, эшләнмәләр чыдый  ала торган йөкләмәләр һәм гражданлык төзелешендә, социаль объектлар төзүдә панельләрне куллануның башка сораулары  турында тулырак сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мондый проектны тормышка ашыру белән кызыксына. Аның сүзләренә караганда, дивар панельләре кебек төзелеш материалларын, спорт комплекслары, авыл клублары төзегәндә, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешендә һәм башка объектларда кулланырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, профильле оешмаларга, “МЕТТЭМ – Җиңел корыч конструкцияләр” ҖЧҖ продукциясе белән танышырга, мондый төр дивар панельләре кулланылган объектларны карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International