Алексей Фролов республикада социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау турында хәбәр итте

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республикада социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт ясауның ничек баруы турында хәбәр итте.

Мәсәлән, «Мәгариф» тармагында 6 программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 36 мәгариф оешмасын ремонтлау эшләре алып барыла. Гомумән алганда, башкару 16% тәшкил итә.

«Һәр баланың уңышы» Федераль проекты буенча соңгы этапта Теләче районында спорт залына ремонт ясала. Эшләр 97 процентка башкарылган.

Мәгариф оешмаларының азык-төлек блогын капиталь ремонтлау программасы буенча бу атнада 11 муниципаль районда эшләр башланды, үтәлешнең гомуми проценты 3 процент тәшкил итә.

«Сәламәтлек саклау» тармагында 3 программа гамәлгә ашырыла. Аларда 30 муниципалитетта 118 беренчел звено объекты кертелгән. Төзелгән контрактлар кысаларында 117 учреждение буенча эшләр алып барыла. Бүгенге көндә башкару 20% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагына 4 программа керә.  Контрактка кертелгән объектлар кысаларында 7 авыл йорты (32% үтәлеш) һәм тармакның 5 мәгариф учреждениесе буенча эшләр алып барыла, эш күләме 21% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International