2023 елның 13-16 июнендә Сочида узачак VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә төзелеш бәяләрен билгеләүнең һәм шәһәр төзелеше эшчәнлегендә смета нормалаштыруның төп аспектлары турында фикер алышачаклар.
Конференциядә илнең юл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсендәге әйдәп баручы эксперт-практиклары катнашачак. Чара дәүләт контроле турындагы законнардагы проблемалы мәсьәләләрне һәм үзгәрешләрне тикшерүгә, юл хуҗалыгында һәм төзелештә җинаять һәм арбитраж эшләрендә яклауны оештыруда юридик тәэмин итүгә багышланачак. Конференция программасында шулай ук «түгәрәк өстәл» узачак, анда смета документларына һәм төзелештә нормалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралачак.
Тулы мәгълүматны монда алырга мөмкин.