Казанда яңа торак комплекска бетон салу тантанасы булды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашында «Казанда бәхет» яңа торак комплексын төзү өчен беренче бетон салу чарасы узды.

“Яңа заманча икътисади шартлардагы теләсә нинди проектлар – шатлыклы күренеш. Төзелеш бүген икътисадның катализаторы булып тора. Һәм безне, торак тапшыру буенча лидерлар буларак, бу һичшиксез сөендерә. Бүген, Төзелеш министрлыгыннан чыгып, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллиннан сәламләү сүзләрен җиткерәсем килә, «Казанда бәхет» дигән матур исемле яңа торак комплексы кертелгән торакның республика копилкасын тулыландырыр дип өметләнәм», – дип сәламләде Илшат Гыймаев.

Тантанада Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Татарстан республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева, “Эталон” төркеменең Идел буе төбәге буенча вице-президенты Хәдис Хөсәенов һәм “Эталон” төркеменең сату һәм маркетинг буенча вице-президенты Ленария Хасиятуллина катнашты.

Истәлекле вакыйга булып киләчәккә хатларга кул кую тора, аларны капсулаларга истәлекле тәңкәләр белән бергә салалар. Капсулалар төзелеш мәйданчыгында урнаштырылган махсус бетон кубка салынган. Капсулалы Куб “Казанда бәхет” торак комплексының беренче чираты нигезенә күчерелде.

351 фатирлы торак комплексының беренче чираты Казан шәһәренең төньяк-көнчыгышында, Яңа Савин районында, Гаврилов урамында урнашачак. Территориянең табигый комплексы аша экологик сукмак буенча Казанка елгасы яр буена чыгу юлы бар. Участокның төньяк чиге буенча Савиново паркының урман массивы урнашкан, ул киләчәктә төзекләндереләчәк. Торак комплексында 250 машина урыны каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International