Алексей Фролов “КФЙ идарәсе практикасы” төбәк-ара конференциясендә катнашты

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Казан шәһәрендә “КФЙ идарәсе практикасы” төбәкара конференциясендә катнашты.

Сәламләү чыгышында министр урынбасары күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның проблемалы мәсьәләләрендә чишелешләр эзләүгә юнәлдерелгән чараның ике көнлек эш бурычларын билгеләде. “Елдан-ел республика башкаласының һәм Россиянең башка шәһәрләренең иң зур заманча мәйданчыкларында торак-коммуналь өлкәдәге проблемалы мәсьәләләрне һәм планлаштырылган үзгәрешләрне аңлатуга багышланган форумнар, конференцияләр, семинарлар һәм практикумнар уңышлы уздырыла. Мондый чаралар оешмаларның эш нәтиҗәлелеген арттырырга һәм килеп туган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

Чара “Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе” мәгълүмат порталы тарафыннан оештырылды һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга эшне планлаштыру өлешендә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Конференциядә Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән белгечләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International