Тукай районындагы яңа мәктәпнең әзерлеге 85 % тәшкил итә

2023 елның 14 апреле, җомга

Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 100 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Хәзерге вакытта төзелеш объектының әзерлеге 85,76% тәшкил итә: керү төркемнәре урнаштырылган, инженерлык челтәрләрен төзү буенча эшләр тәмамлана. Эчке бизәү эшләре һәм территорияне төзекләндерү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, республикада «Мәгариф» илкүләм проекты уңаеннан 2023 елда 5 мәктәп төзү каралган. 500 урынга исәпләнгән мәгариф объекты Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында төзеләчәк. Яр Чаллының 34 нче микрорайонда 1501 кешегә исәпләнгән мәктәп төзелә.

Казанда илкүләм проект кысаларында ике мәктәп төзелә: Сибгат Хәким урамында 1224 урынга һәм Гәрәев урамында 1501 урынга.

Шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру уңаеннан ике мәгариф объекты төзелә: Мамадыш шәһәрендә Ленин урамында 240/120 урынга исәпләнгән мәктәп-бакча, шулай ук Биектау муниципаль районының Коркачы авылында 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән 80 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелә.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда Казанның 59 кварталында 220 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International