Татарстанда 1 млн. 331 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Республикада торак төзелеше буенча еллык план 43 процентка үтәлгән - 1 млн. 331 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерцияле торак - төзелеш темплары буенча лидер. Еллык планның 46% үтәлгән. Төзүчеләр 660 мең кв. метр мәйданлы 91 күпфатирлы йортны тапшырдылар. Шәхси торак төзелеше буенча план 40% ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 604 мең кв. м тәшкил итә.

 Социаль ипотека программасы кысаларында йөкләмәләрнең 42 процентына үтәлгән: 67 мең кв. метрга 17 йорт төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International