ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә республикада федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чара кысаларында «Торак» федераль проекты буенча эшләр алып барыла - үтәлеш 39% тәшкил итә.
“Мәгариф” өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре 40% ка башкарылган. Казанда төзелә торган ике балалар бакчасы буенча әзерлек 57 процентка бәяләнә, ә икенче объектта эшләр 12 процентка башкарылган.
Сәламәтлек саклау тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 42 муниципаль берәмлектә 47 ФАП керә, алар буенча эшләр 22% тәшкил итә. Шулай ук ике поликлиника буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 40,5% тәшкил итә.
Ике программа «Мәдәният» тармагында гамәлгә ашырыла. Алар буенча 7 район һәм авыл мәдәният йорты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Подрядчылар гомуми эш күләменең 68% башкардылар.