2023 елда Татарстан районнарында яшьләр өчен 13 яңа экстрим-киңлек барлыкка киләчәк

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Быел Татарстан муниципалитетлары территориясендә үсеп килүче буынга актив ял итү өчен 13 яңа экстрим-киңлек булдырылачак.

Бу хакта «Шәһәрләрне үстерү институты» директоры Наилә Зиннәтуллина 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча онлайн тавыш бирүне оештыруга һәм үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Республиканың 29 муниципаль берәмлегендә төрле зурлыктагы экстрим-киңлекләр барлыкка килде инде. Быел ТРның тагын 13 муниципаль берәмлегендә яшьләр өчен яңа экстрим-киңлекләр барлыкка киләчәк.

«Моннан тыш, без тавыш бирүгә гадәти парклар һәм скверлардан кала, хәзер «Безнең ишегалды»  программасын да кертәбез. Өч ел буе без ТР Раис программасына кертү өчен топ-200 өстенлекле төзекләндерү территориясен сайлыйбыз», — дип аңлатты Наилә Зиннәтуллина.

Аның сүзләренчә, 2023 елда төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча онлайн-тавыш бирүне дә сизелерлек яңалыклар көтә.

«Быел бездә эт хуҗалары һәм йорт хайваннары булмаган кешеләр өчен дус мохит турында сораштыру булды», – дип хәбәр итте Наилә Зиннәтуллина. Әйтик, Казанда һәм Яшел Үзәндә этләр өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк, шулай ук Чаллыда дрессировка һәм уеннар өчен берләштерелгән функционалның беренче мәйданчыгы ачылачак.

Шулай ук, 2023 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау үзенчәлекләре турында «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова сөйләде.

ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин тавыш бирү ысуллары турында хәбәр итте.

«Татарстанлылар өчен тавыш бирү буенча ике мөмкинлек бар: компьютердан керә торган веб-бит һәм смартфондагы «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша икенче вариант», — дип аңлатты спикер.

Аның сүзләренчә, онлайн сораштыру берничә минут кына ала. «ТР Дәүләт хезмәтләре» аккаунтын кулланып тавыш бирергә мөмкин. Әгәр дә аккаунт булмаса, аны берничә минут эчендә ясап була.

Исегезгә төшерәбез, 15 апрельдән 31 майга кадәр «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм сайтында тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә. Моннан тыш, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны сайлап алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International