«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын һәм «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннары һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү турында «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
2018 елдан башлап җәмәгать урыннары проектларын сайлаганда ел саен рейтинг тавыш бирүне үткәрү әлеге федераль проектны гамәлгә ашыруның мәҗбүри шарты булды. 2021 елда онлайн-тавыш бирү кысаларында 170 677 кеше катнашкан, 2022 елда 207 329 кеше тавыш биргән.
Узган ел белән чагыштырганда, җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының ишегалды территорияләренең беренче чираттагы исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән берләштерү планлаштырыла. Җәмәгать урыннары исемлегенә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге 267 объект кертелгән.
«Ишегалларын ремонтлауга килгәндә, гражданнарга 2 меңнән артык йорт яны территориясен сайларга кирәк. Республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләре «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруны тәмамлаган яки тәмамлауга якын булганлыктан, йорт яны территорияләрен сайлау буенча тавыш бирүдә 34 район катнашачак», - дип хәбәр итте Алексей Фролов.
2015 елдан 2022 елга кадәр республикада барлыгы 367 җәмәгать киңлеге төзелгән. Инвестицияләнгән акчаларның гомуми суммасы 18 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2023 елга федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд 281 млн сумлык 60 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында 5 ел эчендә 32 проект – конкурс җиңүчеләре гамәлгә ашырылган.
«2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән без Россиядә масштаблары буенча аналоглары булмаган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башладык. 3 ел эчендә 25 млрд сумлык 3 379 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. 2023 елга 9 млрд сум финанслау лимиты белән 960 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла», - дип хәбәр итте Алексей Фролов.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 15 апрельдә башланды һәм 2023 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк.
2024 елның беренче чираттагы проектларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыкны сораштыру» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үткәреләчәк.