Бүген төнлә “Яңа Тура” технополисының икенче павильоны эшли башлады. “Файдалануга тапшыру рөхсәте бары тик төн уртасында гына бирелде, ә сәгать дүрттә инде сәүдә башланды”, - диде “Яңа Тура” технополисының административ директоры Дмитрий Сипратов.
Икенче павильонның мәйданы 30 мең квадрат метрны тәшкил итә, 1 303 урынга исәпләнелгән. Шуларның бер өлеше җирәбә нәтиҗәсендә 374 эшкуарга бирелде – алар янгыннан зыян күрүче сәүдәгәрләр. Ә калган урыннар янгынга кадәр үк бүленгән иде. Хәзерге вакытта, 10 кв. метр мәйданлы сәүдә урыны өчен арендалы түләүнең бәясе 37 мең сумны тәшкил итә. Күпләп алу көннәрендә (сишәмбе һәм җомга) “Тура” төнге 12дән эшли башлый.