Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л., “Алабуга” ППТ МИЗда, подрядчы оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә “Алабуга” махсус икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары тикшерелде.
Хәзерге вакытта, генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, “Алабуга” ППТ МИЗ төзелешенең икенче чиратындагы инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларында төзү-монтаж эшләре бара. “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан, Ш-9 автоюлы буендагы яңгыр канализациясе һәм суүткәргеч челтәрләрен, шулай ук М-7 автоюлы буендагы челтәр участогын урнаштыру эшләре тәмамланып килә. “Синергия” автокомпонентлар паркы төзелешендәге эшләр тулы көченә бара, бүгенге көндә әлеге паркта металл конструкцияләрен монтажлау тәмамланган (1548 тонна), профнастил салу эше башланган (1267 кв. метр (7%) үтәлгән), суүткәргеч һәм хуҗалык-көнкүреш канализацияләре челтәрләрен урнаштыру эшләре бара. Эре энергетика объектлары РП-1.2 һәм ГПП-3 төзү дәвам итә. Субподрядчы оешма “Гидроэлектромонтаж” ҖЧҖ тарафыннан, РП-1.2 ячейкаларының металл конструкцияләре һәм җиһазлары монтажлана. “Гидропромжилстрой” ҖЧҖ кабель каналы урнаштыру буенча эш алып бара. ГПП-3тә трансформаторлар монтажлау буенча эшләр тәмамланган, ОРУ җиһазлары монтажлана.
“Газоблокстрой” ҖЧҖ һәм “ДСК КМК-2” ҖЧҖ, коттедж бистәсенең торак йортларын монтажлау буенча эш алып баралар. Бүгенге көндә 26 йорт ремонтланган. “Газоблокстрой” ҖЧҖ тарафыннан, “Алабуга” МИЗ белгечләре өчен өч катлы, 64 фатирлы торак йорт төзү эше дәвам итә. “Камгэсгражданстрой” ҖЧҖ тарафыннан, инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән махсуслашкан мәктәп төзелә.
Асфальт җәю һәм Ш-9 автоюлын вертикаль планлаштыру эшләрен “Трест Камдорстрой” ЯАҖ башкара.
Министр урынбасары, киңәшмә ахырында, сәнәгать объектлары төзелешендә катнашкан оешмаларның вәкилләренә, күп елларга сузылган һәм нәтиҗәле хезмәт өчен, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы бүләкләрен тапшырды.