Төзекләндерү сораштыруында 91 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 91 424 кеше катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 15 апрельдә бөтен ил буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Татарстанда тавыш бирү «Халыкны сораштыру» сервисы аша Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында алып барыла. Онлайн тавыш бирү 31 майда тәмамланачак.

22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теге яки бу территория файдасына 91 424 кеше үз тавышларын калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International