15 август торышына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында, 2013 ел өчен булган күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының 94%ы үтәлгән, эшләнгән эшләрнең суммасы 4 млрд. 452 млн. сумны тәшкил итә. Әлеге хәбәрне бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә, традицион рәвештә, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Әгерҗе ( ике йорт), Югары Ослан (бер йорт) һәм Казандагы ( ике йорт) берничә күп фатирлы торак йорт кына борчу уята. Гомумән алганда, аның сүзләренә караганда, республика бер генә елда да капиталь ремонт программасын тормышка ашырудан артта калмады.
ТР Төзелеш Министрлыгы сүзләренә караганда, 2013 елгы капиталь ремонт программасын 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау көтелә.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 12169 күп фатирлы йорт кадастр хисабына куелган. Ул искәртеп киткәнчә, киләсе елда, кадастр хисабына бирелмәгән һәм әзерләнмәгән документларсыз, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче федераль Фонд программаларында катнашып булмаячак. Республикада гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау мәсьәләсенә килгәндә, 2013 елда 167 учреждение ремонтланачак. 20 августка кадәр ремонт эшләрен тәмамлау бурычы куелган иде, ләкин берничә объект артта калып килә. Кайбер объектларга өстәмә көчләр җәлеп ителде. Моннан тыш, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелеш күзәтүе тарафыннан, мәктәпләрне капиталь ремонтлауда, 400 дән артык җитешсезлек табылды, бүгенге көндә шуларның 288е төзәтелгән. Ирек Фәйзуллин мәктәпләрдә җылы санузеллар урнаштыру буенча булган эшләр турында хәбәр итте. Әлеге максатлар өчен, Татарстанга, федераль программа кысаларында 174 млн. сум бүленеп бирелгән. Аннан соң ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы, республикада ягулык чорына әзерлек турында сөйләде. Шулай итеп, 12498 күп фатирлы йортны әзерләргә кирәк, шулар арасыннан 11826 йортның әзерлек паспорты бар. Социаль объектлар буенча 3642 объектның 3048е, мәдәният объектларының 1554е, сәламәтлек саклау өлкәсендәге 1443 объект (тулырак – пресс-релизны карагыз) әзер. Кулланган газ өчен газ белән тәэмин итүчеләр алдында булган бурычны юкка чыгару мәсьәләсенә килгәндә исә, бурыч графикка туры килеп түләнә, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. Ягулы челтәре предприятиеләренең аз гына бурычлары бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, кулланган газ өчен бурычлары булган предприятие җитәкчеләрен җыярга һәм ягулык чоры алдынннан бурычларны түләүнең ачык планын төзергә кушты. Гомумән, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 ел программаларын формалаштыру эшләрен башларга, проект-сметалы документацияне әзерләргә кирәк. Без 2013 елгы күләмне беләбез, шуңа нигезләнеп, алга атларга кирәк, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республиканың муниципаль районнарында, гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләр (МФЦ) барлыкка китерү буенча эшләр 2013 ел белән тәмамланырга тиеш.