Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Россия Төзелеш Министрлыгының проект дирекциясе» ФАУ вәкилләре килде.
«Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе» ФАУ «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Экология» — «Торак», «Чиста су», «Иделне сәламәтләндерү», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проектлары, шулай ук «Акыллы шәһәр» ведомство проекты составына керә торган федераль проектларны гамәлгә ашыруны тикшерә.
Визит вакытында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында федераль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашында «Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе» ФАУ вәкилләре Лаеш районының Усады авылында яңа торак комплексларына юллар төзелешен тикшерделәр. Проект «Торак» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кунаклар шулай ук «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган Казан шәһәренең биологик чистарту корылмалары төзелеше белән таныштылар. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамлана.
Моннан тыш, кунаклар Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк эше белән танышты.