Дербышкида балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлана

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Хәзер медицина учреждениесенә җиһазлар  кертелә, ә янәшәдәге ишегалларын «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәләр. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин төзелеш мәйданчыгында һәм янәшәдәге территориядә эш барышын тикшерделәр.

Поликлиникада төзелеш эшләрен 1 июньдә тәмамлау планлаштырыла. 6 нчы поликлиника филиалының дүрт катлы бинасы 6,4 мең кв. м. мәйданны биләп тора. Медицина учреждениесенең зурлыгы заманча амбулатория өчен кирәкле барлык әйберләрне урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Медицина учреждениесе бүлекчәләре блокларга бүленгән. Мәсәлән, беренче катта ресепшен, гардероб, уңайлы көтү зоналары һәм кафе урнашкан. Сөт кухнясы бирү зонасы, кабул итү бүлеге, инфекция блогы, лаборатория, травмпункт һәм рентген кабинеты каралган.

Өченче катта көндезге стационар, тар профильле табиблар кабинетлары, тоз бүлмәсе, киенү бүлмәләре белән ЛФК кабинеты һәм физиотерапия кабинеты урнашкан.

Параллель рәвештә якындагы территориядә һәм мең кеше яшәгән күрше йортларда эшләр бара. Аларны «Безнең ишегалды»р еспублика программасы буенча яңарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International