Казанда милли проектлар буенча фотоконкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр

2023 елның 13 мае, шимбә

Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда «Милли проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Кайтырга вәгъдә итәм!» проектына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Бүләкләү тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Узган ел республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга 43,7 млрд.сум бүлеп бирелгән (шуның 4,9 млрд. сум - республика бюджетыннан). Татарстан 13 илкүләм проектта катнашты, аларның составында-49 төбәк проекты. Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 228 социаль объект (мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, парклар һәм скверлар, спорт объектлары, мәдәният йортлары, театрлар, сәнгать мәктәпләре, Музейлар, юллар) төзелде һәм ремонтланды. милли проектлар республиканың һәр муниципалитетына кагылды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, гражданнарның спорт корылмалары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 71,5 процент тәшкил иткән; 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның 85 проценты өстәмә белем белән тәэмин ителгән. Яшәү өчен яраксыз торак фондының 16 мең кв.метрдан артыгы күчерелгән. Шәһәр агломерацияләре юлларының 83% норматив хәлдә. Зур юл объектлары төзелеше дәвам итә.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның башыннан ук «кире элемтә» алу, гамәлгә ашырыла торган проектларга татарстанлыларның нинди бәя бирүен, нинди проблемалар барлыгын һәм беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлау мөһим иде. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ел саен үткәрелә торган «Нацпроекты: Татарстан» фотоконкурсы республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүнең уңышлы формаларының берсе булды.  «Әлбәттә, без бу эшне дәвам итәчәкбез, үзара бәйләнешнең яңа формаларын эзләячәкбез», - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

2022 елда фотоконкурс инде дүртенче тапкыр уздырылды, муниципаль берәмлекләрдән һәм республика министрлыкларыннан барлыгы 2 мең эш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International