Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1 млн 411 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 45,5%. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, торак төзелеше ягыннан экваторга иң якын коммерцияле торак төзүчеләр. Алар планлаштырылган күләмнең 47 процентын керткәннәр. Абсолют саннарда бу гомуми мәйданы 670 мең кв. метр булган 93 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 67 мең кв. метрлы 17 йорт йөкләмәләрнең 42 процентын тәшкил итә.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 45% ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 674 мең кв. м тәшкил итә.