ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашты

2023 елның 13 мае, шимбә

Бүген Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнашты.

 

Күмәк җыештыру Лаеш муниципаль районы Орел торак пункты янындагы Шәһәр яны урманчылыгының Столбищенск кишәрлек урманчылыгы территориясендә оештырылды.

 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, эшләрнең максаты - урманның санитар торышын яхшырту, урман янгыннары килеп чыгу ихтималын киметү, халыкның иминлеген тәэмин итү. Гомумән алганда, республика буенча акция 45 мәйданчыкта узды.

 

Белешмә өчен:

 

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты - урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру, халыкның экологик культурасын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган, урманда тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә әзер булган кешеләрнең тырышлыкларын берләштерү, төп табигый байлыкка мөнәсәбәт үрнәген күрсәтү.

 

Гадәттә, акция елына ике тапкыр - яз һәм көз көне үткәрелә. Акциядә даими катнашучылар арасында – республика оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

 

2023 елда акциянең язгы этабы 17 апрельдә башланып, 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International