Социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.
Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 51% ка башкарылган. Ике балалар бакчасының, ягъни «күчмә» мәктәпкәчә белем бирү оешмасының әзерлеге 69% дип бәяләнә, икенче бакча төзелешендә эшләр 20% ка башкарылган.
Сәламәтлек саклауда 2 программа гамәлгә ашырыла, алар буенча 42 муниципаль берәмлектә 47 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше 43% ка үтәлгән. 4 поликлиниканың төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 60% тәшкил итә. Узган атнада Дәрвишләр бистәсендә поликлиника төзелеше тәмамланды.
Мәдәният тармагында ике программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә эшләрнең 72 проценты башкарылган.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү дәвам итә. Бу өлештә эш 58% ка башкарылган. Казан шәһәрендә балчык басуларын рекультивацияләү - 50% ка төгәлләнгән. Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау буенча эшләр 23% ка бәяләнә, һәм Казан шәһәрендәге Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча эшләр 61% ка башкарылган.
«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында яр ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта эш 81% ка үтәлгән.