Иннополис төзелеш мәйданына газ кертелгән

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген яңа Иннополис IT-шәһәрнең төзелеш мәйданында, бүлеп бирә торган газүткәргечләрнең беренче этабын файдалануга тапшыру булды. Булачак шәһәрдә газ белән тәэмин итүнең барлыкка килү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникация министры Николай Никифоров, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рафкат Кантюков катнашты.

Бүген бүлеп бирә торган газүткәргечләрнең беренче этабы файдалануга тапшырылды. Беренче участокның озынлыгы 3,3 кмны тәшкил итә, ә 4 этап кысаларында барлыгы 9 км газүткәргеч төзү планлаштырыла. Беренче этапның бәясе 63,1 млн. сумны тәшкил итте. Моннан тыш, хәзерге вакытта, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ , тагын да эрерәк магистраль газүткәргеч өчен кирәк булган проектлы эшләр һәм автоматик газ бүлеп бирә торган станцияләрне финанс ягыннан тәэмин итте. 46,2 км озынлыктагы әлеге отвод Ураслуги авылыннан алып Иннополиска  кадәр сузылачак, магистраль газүткәргечнең көче елына 1 млрд. кубометрны тәшкил итәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов , ачылыш тантанасындагы  чыгышында  “Әле кайчан гына бездә яңа IT-шәһәр төзү идеясе, хыялы барлыкка килде, - дип искәртте. – Күпләр моны ахмаклык дип әйттеләр, ләкин бу алай түгел. Әле кайчан гына беренче ташын салган идек, ә бүген монда челтәрле газ кертелде”.

ТР Президенты эшләгән эшләре өчен “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ гендиректоры Рафкат Кантюковка, проектка ярдәм иткән өчен “Газпром” ААҖ идарәсенең рәисе Алексей Миллерга рәхмәт сүзләре җиткерде. Рөстәм Миңнеханов, җәмгыять коллективын аерым рәвештә билгеләп үтте – Татарстан Президенты сүзләренә караганда, газчыларның җайга салынган эшләре, республиканы газ белән тәэмин итү эшенең туктаусыз булуын тәэмин итә.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров үз чыгышында, Иннополис мәйданындагы төзелеш эшләренең югары темпта баруын билгеләп үтте. “Бары бер генә ел узды, ә без монда теләсә нинди шәһәрнең мөһим атрибутын күрәбез, - диде Н.Никифоров. – Без әлеге инфраструктура проектын үстерү буенча масштаблы планнар күрәбез, ә шәһәр үзе 2014ел ахыры -2015 ел башында үзенең яшәргә килгән беренче кешеләрен каршы алырга әзерләнә”.

Николай Никифоров, шулай ук, газчыларга, эшләгән эшләре өчен, рәхмәт әйтте. “Хәзер инде төзү эшләре бернинди тоткарлыксыз дәвам итә ала, кыш комачауламый, барысы да вакытына эшләнәчәк, без моңа ышанабыз”, - диде министр.

“Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рафкат Кантюков хәбәр иткәнчә, хәзерге бүлеп бирә торган газүткәргечләрнең көче,  Иннополис объектларын якын ике ел эчендә газ белән тәэмин итәргә җитә. Ә 2015 елда магистраль газүткәргечне төзү эше тәмамланырга тиеш.

Тантаналы өлешнең ахырында, Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Рафкат Кантюков, яңа газүткәргеч җибәрүне белдереп, символик газ факелын яндырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International