Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан KazanForum федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак.
Вице-премьер ассызыклаганча, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында ныклы дуслык һәм тирән хөрмәт бәйләнешләре бар. «Безнең партнерлыкның стратегик характеры мөнәсәбәтләрне ныгыту гына түгел, ә яңа мөмкинлекләр дә ача. Бу хакта Россиянең ИХО дәүләтләре белән товар әйләнеше соңгы 3 елда 30% ка диярлек артуы да дәлилли», - диде Марат Хөснуллин.
Форум кысаларында бүген шулай ук хәләл Russia Halal Expo халыкара индустрия күргәзмәсе һәм «Төньяк-Көньяк «халыкара транспорт коридорын үстерү» түгәрәк өстәле ачылды.
Бүген «KAZANFORUM» халыкара икътисади форумының рәсми чараларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнаша.