Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе вәкилләре Казанда IT-паркта булды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе җитәкчелеге  Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк технопаркында булды.

 

IT-парк 50 мең м² мәйданлы территорияне биләп тора, биредә 3 мең эш урыны булдырылган. Комплекс Россиянең иң эре күп функцияле цифрлы кластерларының берсе.

 

“Казан шәһәре 2021 ел йомгаклары буенча югары IQ индексына ия – 85 балл. Б. Рәмиев исемендәге IT-парк кебек зур һәм заманча объектлар булуы, Казанны Россиянең иң «Акыллы шәһәр»ләренең берсе икәнен раслый. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы Россия Төзелеш министрлыгының «Акыллы шәһәр» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча ведомство проекты чараларын актив тормышка ашыра”, – дип билгеләп үтте Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе директоры урынбасары Дарья Долгих.

 

Сәфәр барышында Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе вәкилләре IT-парк җитәкчелеге һәм резидентлары белән аралаштылар, паркны алга таба үстерү буенча планнар турында фикер алыштылар. Шулай ук робототехника һәм пилотсыз очу аппаратлары буенча лабораторияләр һәм белем бирү остаханәләре эше белән дә кызыксынып таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International