Республикада иҗтимаги-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау дәвам итә

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Республикада мәгариф линиясе буенча 6 программа гамәлгә ашырыла: 5 балалар бакчасы, 42 мәктәп һәм мәктәп-интернат капиталь ремонтлана. Моннан тыш, 143 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланачак, «Һәр баланың уңышы» Федераль программасы буенча спорт залларын ремонтлау тәмамланачак.

Мәгариф оешмалары буенча эшләрнең үтәлеше бүгенге көндә 32% тәшкил итә. Мәктәп азык-төлек блогын ремонтлау программасы кысаларында эш 6% ка үтәлгән.

Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 118 беренчел звено объекты һәм 31 стационар яңартыла. Фельдшер-акушерлык пунктларында эшләр 46% ка башкарылган. Стационар учреждениеләрнең 45 проценты ремонтланган. Эшләр 26 объектта алып барыла. Бу атнада Казандагы инфекцион хастаханә буенча эшләр төгәлләнде.

35 объект мәдәният тармагында дүрт программа уңаеннан төзекләндерелә. Шуларның 26сы авыл мәдәният йортында эш алып барыла.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 5 программа буенча 28 объект ремонтлана. Бу - 6 балалар сәламәтләндерү лагере, алар буенча эшләр 45 процентка үтәлгән, 4 яшүсмерләр клубы 70 ка төзелгән.

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендәге 23 объектның 9ы әзер инде. Гомумән алганда, эшләр 41% ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International