Марат Айзатуллин мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертүне һәм куллануны контрольдә тоту буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Revizto программа тәэминатында капиталь төзелеш объектларының мәгълүмати модельләре белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин үткәрде, анда шулай ук заказчы хезмәтләре, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, подряд оешмалары, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр төзү идарәсе» ДАУ, «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә мәгълүмати модель белән эшләү өлешендә гомуми мәгълүмат тәкъдим ителде. Моннан тыш, заказчы, проект һәм подряд оешмалары арасында Revizto программа продукты аша гомуми мәгълүмат мохитендә үзара эш итү регламенты буенча фикер алышу узды.

Марат Айзатуллин мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануның заманча шартларда төзелеш комплексы ихтыяҗлары буенча әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук сынау режимында Revizto программа тәэминатында пилот проектларын эшләп чыгарырга кушты.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин инвестицион-төзелеш процессында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен мәҗбүри куллануны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International