Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 356 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан уза.
Татарстанлылар Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халыкны сораштыру» сервисы һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша тавыш бирә алачак. Тавыш бирү порталда да уза https://gorodsreda.tatar.ru
Исегезгә төшерәбез, онлайн-тавыш бирү бөтен ил буенча 15 апрельдә башланды, 31 майда тәмамланачак.