Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында тиздән яңа мәдәният йорты ачылачак

2013 елның 23 августы, җомга

“2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният Йортлары төзү” республика программасын тормышка ашыру кысаларында, 2013 елгы объектлар исемлегенә Чүпрәле муниципаль районы Хорновар-Шигали авылында мәдәният Йорты төзү дә кертелгән.

Хорновар-Шигали авылының үзгәрүен сизми мөмкин түгел. Урта мәктәп (уку йортында бу елны шулай ук ремонт бара) янындагы үзәк урамда хәзер тротуар һәм төзекләндерелгән юл бар.

Мәдәният Йорты зур тизлек белән эшләнгән. Агымдагы елның язында, “Стройсервис” оешмасы тарафыннан, беренче эшләр эшләнелде һәм менә август аена барлык эшләр дә тәмамланды. Бинага таба баручы юл төзисе генә калды.

Хорновар-Шигали халкы күптән инде яңа мәдәният йортына мохтаҗ. Элекке МЙна 1902 елда нигез салынган, бүгенге көндә ул техник һәм эстетик таләпләргә туры килми.

-Яңа бинага без бик шат. Хәзер инде бәйрәм һәм иҗтимагый чаралар үткәрү өчен урын бар. Үзеңнең көнкүрешең һәм мәдәниятеңне саклау өчен, иң беренче чиратта, шартлар кирәк,  - дип шатланып сөйләде мәдәният йорты директоры Аркадий Еремеев.

- Мин монда  фундамент салынганнан вакыттан ук, ягъни беренче көннән бирле эшлим һәм авыл тарихында минем дә өлешем булганлыгын горурланып әйтә алам, - ди эшче А. Мурдускин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International