Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм коммуналь инфраструктураны төзекләндерү программалары хакында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп (подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләре 58% ка башкарылган) һәм ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. «Күчеш» мәктәпкәчә белем бирү оешмасының әзерлеге 74% дип бәяләнә. Икенче бакча төзелешендә эшләр 23% ка башкарылган.
Сәламәтлек саклауда 2 программа (51 объект) гамәлгә ашырыла, алар белән 42 муниципаль берәмлектә 47 фельдшер-акушерлык пункты (күләменең 54% үтәлгән) һәм 4 поликлиника (46% үтәлгән) төзү каралган.
«Мәдәният» тармагында шулай ук 7 район һәм авыл мәдәният йорты кергән ике программа гамәлгә ашырыла (гомуми күләмнең 75% үтәлгән).
Әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 2 программа буенча 5 объект кертелгән. Шуларның 4се «Экология» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Шул исәптән Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (60% башкарылган); Казанда балчык кырларын рекультивацияләү (50%); Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау буенча эшләр (24%); Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр (61% башкарылган).
«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында яр ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 82% тәшкил итә.