Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалын ачты. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.
Республика башлыгы үзенең сәламләү чыгышында филиал эшчәнлегенең максаты - сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү рәвешендә ветераннарның, МХО катнашучыларының мәсьәләләрен системалы рәвештә һәм югары дәрәҗәдә хәл итүен билгеләп үтте.
«Ватанны саклаучылар» фонды Казандагы Химиклар мәдәният сараеның 1 һәм 3 катларында урнашкан. Биредә социаль координаторлар кабинетлары, психологик ярдәм төркемнәре, юридик ярдәм төркемнәре, конференцияләр залы һ. б. урнаштырылачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзүчеләргә эшләрнең кыска вакыт эчендә башкарылуы өчен рәхмәт белдерде.