Мәҗит Салихов республикада старт алган зона киңәшмәләрендә катнашты

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре кысаларында Балык Бистәсе районында булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашындагы семинар-киңәшмәдә министр урынбасары доклад белән чыгыш ясады.

Зональ семинарда шулай ук Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Чарада район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Быел республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре 15 нче тапкыр үткәрелә. Республиканың профильле ведомство җитәкчеләре фермерлар белән очрашалар, килеп туган проблемаларны дәүләт ярдәм программалары аша тикшерәләр һәм хәл итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International