Рөстәм Миңнеханов Дербышкида яңа балалар поликлиникасын карады

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дербышки посёлыгындагы  6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Яңа поликлиника «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.

 

Биш катлы сәламәтлек саклау объекты торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковка белән. Пациентларның уңайлы торуы өчен шартлар тудырылган: уен, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфет белән төзекләндерелгән көтү зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.

 

6 371,00 кв. метр мәйданлы яңа медицина учреждениесе көненә 180 кешегә исәпләнгән һәм заманча җиһазландырылган. Инфекцион блок, лаборатория, реабилитация чаралары үткәрү өчен зал, 10 урынлык көндезге стационар каралган. Шулай ук поликлиника базасында тәүлек әйләнәсе травматология пункты ачылган.

 

Татарстан Рәисен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм 6 нчы номерлы Шәһәр балалар поликлиникасының баш табибы Мансур Китаев озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International