Марат Айзатуллин Дербышкида ишегалды бәйрәмендә катнашты

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Дербышки посёлыгында ишегалды бәйрәмендә булды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

 

Ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамлану уңаеннан бәйрәм чарасы Халезов урамындагы 4, 6 нчы йортлар һәм Совет урамындагы 19, 21 нче йортлар ишегалдында узды. Биредә яңа балалар уен зонасы, спорт мәйданчыгы, уңайлы эскәмияләр барлыкка килде, асфальт-бетон япма яңартылды, территорияне яшелләндерү буенча эшләр башкарылды. Барлык үзгәрешләр йортларда яшәүчеләр белән тикшерелде.

 

Рөстәм Миңнеханов яңартылган ишегалдын карады, балалар өчен оештырылган төрле активлык зоналарында булды, халык белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International