Башкарма комитетлар биналарын капиталь ремонтлау программасын үтәү 99% тәшкил итә. Бу атнада Тукай, Балтач һәм Биектау районнарында 3 объект төзелеп бетте. Барлыгы 12 объектның 10ы төзелеп беткән.
Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте. Доклад социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләүгә багышланган иде.
Мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт 38% тәшкил итә. Министр билгеләгәнчә, мәгариф тармагында 6 программа гамәлгә ашырыла (231 объект). Узган атнада Казан шәһәрендәге мәктәп-интернатта эшләр тәмамланган, бер балалар бакчасында ремонт бара (башкару - 88%). Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында үтәлеш 7% тәшкил итә. Подрядчылар 26 муниципалитетта 46 объектта эш алып бара. 9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр 52% ка башкарылган. Урта һөнәри белем бирү тулай торакларын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 34% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау тармагында 118 беренчел звено объекты һәм 31 стационар өч программа кысаларында яңартыла. Беренче эш күләме буенча 57% башкарылган. Агымдагы атнада Лениногорск, Теләче, Минзәлә һәм Зәй районнарының фельдшер-акушерлык пунктларында эшләр төгәлләнде. Стационар учреждениеләрне ремонтлау буенча эшләр 49% ка башкарылган. Бу атнада Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең дәвалау корпусы буенча эшләр төгәлләнде.
35 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Узган атнада Питрәч һәм Кама Тамагы районнарында авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды.
Республикада яшьләр сәясәте өлкәсендә 28 объектта ремонт эшләре алып барыла. Мәсәлән, 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау 51% ка башкарылган, 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 78% ка ябылган. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 52% ка җиткән. Узган атнада Буа районында объектны тәмамладылар.