«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанда күпфатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек баруы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Мәсәлән, республикада ишегалларын төзекләндерү кысаларында юл эшләре алып барыла. Бүгенге көндә 398 йорт юл эшләре белән колачланган, 106 йортта бу төр эш тәмамланган. Республика буенча юл эшләрен башкаруның уртача проценты 36% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорыннан югарырак.
Моннан тыш, программа объектларында тышкы яктыртуны монтажлау буенча эшләр алып барыла. Гомумән, тышкы яктырту буенча эшләр 274 йортта башкарыла. Тагын 213 йортта бу төр эш тәмамланган.
Складларда ишегалларын төзекләндерү өчен әзер әйберләрнең 97% саклана. Җиһазларның 16% ы монтажланган инде.
Арина Петрова билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләрен мониторинглау өчен программа белгечләре урыннарга, муниципаль районнарга баралар. 22 майдан 2 июньгә кадәр 15 муниципаль районга бардык. Якын арада 5 июньнән 16 июньгә кадәр тагын 10 муниципаль районга барачаклар.