Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрнең су басу чорында су сыйфатының кискен начарлануына даими рәвештә килгән шикаятьләре шәһәрдә (күрше торак пунктлар белән бергә) яңа су алу системасы төзү хакында карар кабул итүгә китергән. 2022 елда «Чиста су» программасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су алу төене белән су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды, аның проект куәте тәүлегенә 10 мең куб.м.
Яңа су белән тәэмин итү системасы механик чистарту фильтрлау җиһазларын кулланачак, шуның ярдәмендә судан тимер һәм марганец алына, аннары натрий гипохлориты эремәсе белән зарарсызландырыла, нәтиҗәдә эчәр суның сыйфаты яхшыра.
2023 елның май ахырына объектта төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылганнарның 87% башкарылган: 55,93 км суүткәргеч төзелгән, 30 кое монтажланган, 11 суүткәргеч камера урнаштырылган, 1000 куб.м., 2000 куб. м. чиста суның 2 тимер-бетон резервуары монтажланган, 2 скважина әзер.
Хәзерге вакытта су белән тәэмин итү системасында тышкы һәм эчке электр белән тәэмин итү челтәрләре урнаштырыла, су алу станциясе территориясендә эчке мәйданчык челтәрләре салына, шулай ук скважиналар бораулана.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстанда программаны гамәлгә ашыру кысаларында Болгар шәһәрендә тәүлегенә 5 мең куб.м җитештерүчәнлек белән су алу станциясе файдалануга тапшырылды. Төзелеш барышында су алу корылмасы киңәйтелә һәм суны тимерсезләндерү технологиясен кулланып су әзерләү станциясе төзелә.
2021 елда Зеленодольск муниципаль районының Васильево бистәсендә су станциясе төзелеше тәмамланды, аның куәте тәүлегенә 4 мең куб.м. Проектта кире осмос урнаштыруда эчәр суны чистарту каралган.