Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты уңаеннан чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. 42,8 кв метр мәйданлы Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе ДАССОсы каршындагы Сәламәтлек саклау объектында фундамент һәм модуль монтажлау, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре башкарылган. Янәшәдәге территорияне төзекләндерү, җиһазлар һәм медицина җиһазлары китерү тәмамланган. Яңа ФАП 247 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

 

Татарстан Республикасында агымдагы елда беренчел звеноны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш эшләре 28 объектта планлаштырылган. Шуларның 25 объекты фельдшер - акушерлык пунктлары.

 

Моннан тыш, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында хәзерге вакытта Осиново авылында «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның күп профильле поликлиникасы төзелә.   Поликлиника өлкәннәрне дә, балаларны да кабул итү өчен исәпләнгән.   2022 елда башланган Яшел Үзән күп профильле поликлиникасы төзелешен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.

 

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы филиалының яңа бинасы төзелеше тәмамланды. 6 371,00 кв. метр мәйданлы яңа медицина оешмасы көненә 180 кешегә исәпләнгән һәм заманча җиһазландырылган.

 

Шулай ук Казан шәһәренең «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО поликлиникасының яңа филиалы төзелә башлады. Медицина учреждениесе «Салават Күпере» торак комплексында урнашачак. Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре күләме 6 процентка башкарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International