Әлмәт районы Елхово авылында яңа клуб ачтылар

2013 елның 27 августы, сишәмбе

ТР Әлмәт муниципаль районының Елхово авылында 200 урынлы яңа клуб ачылды. Авыл халкы күптән көтелгән әлеге бүләкне “Авыл клублары төзү” республика программасы кысаларында алды.

Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салихов катнашты. Ачылыш тантанасына Елхово авылыннан йөзләгән кеше һәм авыл кунаклары килде.

Мәҗит Салихов, совет һәм башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән, әлеге күптән көтелгән вакыйга белән котлады. 18 ел буе авылда клуб булмаган, эле АМЙ урнашкан иске агач бинаны күптән сүткәннәр инде. Яшьләр дискотекаларга  Түбән Абдулово авылына йөргәннәр. Бәйрәм чаралары шунда ук яки Елхово авылы мәктәбенең актлар залында үткәрелгән. Хәзер инде, яңа клуб төзелгәч, авылның мәдәни тормышы баерак булачак.җШуны да әйтеп үтәргә кирәк, яңа бинада авыл китапханәсе дә булачак.

Мәҗит Салихов  билгеләп үткәнчә, Әлмәт районында, республика программасы буенча 3 клуб төзү карары кабул ителгән. Шуларның беренчесе узган елны Югары Мактамада төзелгән. Авылда, шулай ук, башка программалар да тормышка аша. Мәктәпләр, ФАПлар ремонтлана, “Авыл табибы” программасы ярдәмендә авылга яшь медицина кадрлары кайта.

Яңа йортка күчкәч бүләк бирү каралган. АМР Советы һәм башкарма комитеттан, бүләк буларак, сәхнә костюмнары тегү өчен 100 меңлек серификат бирелде. Мәҗит Салихов, шулай ук, авыл тормышында актив катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырды.

Елхово авыл җирлеге башлыгы Дания Хайрисламова да авыл халкын бәйрәм белән котлады. Ул кыска вакыт өчендә эшләнгән сыйфатлы эш өчен төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде, авыл халкының клуб төзелешендә актив катнашуын да хәбәр итте.Кемдер техника белән ярдәм итте, кемдертөзелеш эшләреннән соң тәртип урнаштырырга ярдәм итте.

Подрядчы оешма “Основа-С” ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Талипов, үзенең чыгышыннан соң, АМЙ директоры Рафис Әфләтуновка символик ачкыч тапшырды. Тантаналы рәвештә кызыл лентаны кискәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы клубка керде. Клубның актлар залында, АМР мәдәният Идарәсе көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты булды. Сәхнәдә, шулай ук, Елховодан чыккан атаклы кешеләр кртлау сүзләре белән чыгыш ясады, алар яңа АМЙна бүләкләр тапшырды.

Клуб директоры Рәфис Әфләтунов сүзләренә караганда, АМЙ көн саен эшләячәк. “Авылда яшьләр күп. Үзебезнең, яшьләр һәм зурлар өчен төрле түгәрәкләр оештыра торга художество җитәкчес булачак. Монда барлык бәйрәм концертлары һәм, әлбәттә инде, яшьләр өчен дискотекалар булачак”, - диде ул журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International