Татарстанда мәгариф объектларына капиталь ремонт 45 процентка башкарылган

2023 елның 16 июне, җомга

Татарстан Республикасында мәгариф тармагы объектларына капиталь ремонт ясау 45% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

 

Гомумән алганда, республикада мәгариф өлкәсендә 6 программа гамәлгә ашырыла, аларда 231 объект кертелгән. (5 балалар бакчасы, 42 мәктәп һәм мәктәп-интернат, шулай ук 26 белем бирү учреждениесендә террорчылыкка каршы чаралар, 143 мәктәптә азык-төлек блогы, 2 спорт залы, 9 ресурс үзәге һәм 4 ятагы).

 

Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау бүгенге көндә 13% ка башкарылган. Подрядчылар 43 муниципалитетта 125 объектта эш алып бара. Агымдагы атнада Буа районында 2 объект төзелеп бетте.

 

9 ресурс үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр 59% ка башкарылган, Урта һөнәри белем бирү тулай торакларын ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 40% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International