Азнакай районында Кара елга яр буен төзекләндерү дәвам итә

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Кара елгасы яр буен төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре 50 процентка башкарылган. Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендәге объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы җәһәтеннән төзекләндерелә.

 

Бүгенге көндә булачак яр буенда әзерлек эшләре башкарылган, кара туфрак катламы кертелгән һәм түшәлгән. Объект территориясендә агач һәм куаклар утыртылган, шулай ук газон астына нигез салу эшләре тәмамланган.

 

Гомумән алганда, агымдагы елда Татарстанда федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд 241,7 млн сумлык 60 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында 2022 елда 692,5 млн.сумлык 8 җиңүче объектны төзекләндерү дәвам итә.

Белешмә.

«Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы - «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектның төп юнәлешләренең берсе. Программа уңайлы шәһәр мохитен булдыруга һәм уңайсыз шартлы шәһәрләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International