Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин урамындагы җәяүлеләр бульварының техник әзерлеге яртысыннан артыграк дип бәяләнә.
Булачак бульвар киңлеген дүрт төп зонага бүлергә карар ителә: керү зонасы, балалар уен зонасы, тыныч йөрү зонасы һәм спорт зонасы.
Бүгенге көндә объектта мәйданчыклар һәм юллар япмалары нигезен төзү, брусчатка салу буенча эшләр башкарылган. Инженерлык челтәрләре монтажлана, аерым алганда, паркны электр белән яктырту өчен кабель салына.
Бульварны төзү һәм төзекләндерү буенча чаралар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә торган уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру федераль программасы һәм җәмәгать урыннарын арттыру республика программасы кысаларында үткәрелә.
Гомумән алганда, агымдагы елда Татарстанда федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд 241,7 млн сумлык 60 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Моннан тыш, кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы кысаларында 2022 елда 692,5 млн.сумлык 8 җиңүче объектны төзекләндерү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы - «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Программа уңайлы шәһәр мохите булдыруга һәм уңайсыз шартлы шәһәрләр санын киметүгә юнәлдерелгән.