Татарстан Республикасында 2 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2023 елның 23 июне, җомга

Татарстанда төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

23 июньгә 2 млн 67 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 70% диярлек.

- коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 65% тапшырган. Абсолют саннарда бу 115 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 926 мең кв.метр.

- социаль ипотека программасы кысаларында 104 мең кв. метрга 26 йорт файдалануга тапшырылган, бу йөкләмәләрнең гомуми күләменең 65% тәшкил итә.

- Хосусый торак төзелеше буенча еллык план 69% ка үтәлгән.  Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 37 мең кв. м тәшкил итә.

Министр шулай ук төзелә торган объектларны тикшерү даими алып барылуын хәбәр итте. Ел башыннан үз-үзен көйләүче оешма вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1247 тапкыр булдылар. 499 контроль-күзәтчелек чарасын ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге үткәрде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International