Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Оешмаларда коррупциягә каршы чаралар күрү, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу» темасына семинар узды.
Чарада тармак оешмалары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Семинарда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов кереш сүз белән чыгыш ясады.
Катнашучылар алдында докладлар белән ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Роберт Вәлитов, Сибур компаниясенең комплаенс-менеджеры Гасан Нәбиев чыгыш ясады.
Семинар барышында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау, коррупциягә каршы комплаенс, юридик һәм җисми затларның коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылыгы белән бәйле мәсьәләләр яңгырады.
Семинарда катнашучылар оешмаларның коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычларын регламентлаучы закон таләпләрен җентекләп карадылар.